Ответ: Песнәк белән Әнисә^ Кыш көне иде. Көннәр үтә салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт-шарт итә. Тышка чыксаң, борынны чеметә. Кошларның хәле бик авырайды. Аларга ашарга табу кыенлашты. ^ Беркәнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә сары түшле песнәк килеп кунды. Тәрәзә пыяласын чукырга тотынды. Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый? — дип сорады Әнисә. Күрәсең ич тышта нинди салкын. Аның ашыйсы килгән, -диде әнисе.Алайса, мин аны ашатыйм-диде Әнисә, форточканы ачты да бер кисәк туңмай куйды. Песнәк бик шатланды. Канат кагып, әнисәгә рәхмәт әйтте. Күз ачып йомганчы майны ашап та бетерде.^ Шул көннән алып, песнәк бик шатланды. Көн саен бер вакытта тәрәзәгә килеп куна торган булды. Тора-бара ул ачык тәрәзәдән өйгә дә керә башлады.